АСЕАН саммитында катнашучылар дүрт уртак документ кабул итәргә планлаштыра.
Бу хакта журналистларга РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Беренче документ саммитның Казан декларациясе булачак. Анда Россия һәм АСЕАН илләренең халыкара көн тәртибе һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү юнәлешләрендәге уртак позициясе чагылыш табачак.
Ушаков билгеләп үткәнчә, декларациядә илләрнең күпполярлы дөнья төзелешен формалаштыру мәсьәләсендәге позициясе чагылдырылачак.
Икенче төп документ 2026-2030 елларда Россия һәм АСЕАН стратегик партнёрлыгын гамәлгә ашыру өчен комплекслы гамәлләр планы булачак.
«Бу документта сәясәт, иминлекне тәэмин итү, сәүдә, инвестицияләр, энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы, цифрлы өлкә, фән, технологияләр кебек төп тармакларда практик кооперацияне киңәйтү өчен конкрет адымнар күрсәтеләчәк», – дип хәбәр иттеләр Кремльдә.
Шулай ук саммит йомгаклары буенча энергетика һәм мәдәният мәсьәләләренә кагылышлы ике уртак белдерү кабул итү планлаштырыла.
Россия һәм АСЕАН партнёрлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Аның кысаларында 17 июньдә шулай ук Россия – АСЕАН эшлекле форумы да булачак.



