«Курай моңнары, көрәш көче»: Яңгырлы һәм шатлыклы Казан Сабан туе милләтләрне берләштерде

«Курай моңнары, көрәш көче»: Яңгырлы һәм шатлыклы Казан Сабан туе милләтләрне берләштерде

Казанга «Татмедиа» филиалыннан эшкә күчкәннән бирле Татарстаныбыз башкаласы Хезмәт туйларын калдырганым юк. Моңарчы гел «Аккош күле» локациясендә эшләнелде. Ә быел төп локация булган – Тынычлык бистәсе мәйданчыгыннан «Одноклассники» сайты җитәкчелеге карары белән туры эфирда трансляция ясау бурычы куелды. Берникадәр күзәтү тәкъдим итәм.

Яңгырлы һәм шатлыклы Сабан туе

«Татмедиа» бинасы яныннан кузгалып киткәндә үк күк йөзе тишелгәндәй койды гына. Шулай да кәефләребез шат иде. Данлыклы, кайчандыр әле район мөхәрриятендә СММ-белгеч булып эшләгән чагымда безне укыткан Равил Мөкминов, оператор Руслан Гафиятуллин һәм хезмәттәшебез Рамилә Мөхәммәтшина имин генә Сабантуй мәйданына барып җиттек.

Әлбәттә, Сабантуйның бөтен матурлыгын илебез халкына гына да түгел, «Одноклассники»да теркәлгән чит ил кешеләренә дә күрсәтик, дип башлап җибәрдек эфирны. Сабантуй – кунак каршылаудан башлана, гадәттә. Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Зәй һәм башка районнар мәйданчыкларын, ишегалларын тәкъдим иткән иде.

Беренче булып Яшел Үзән районы талантлары янына кердек. Җыр-моң, әллә кайдан дәртле көйләр агыла... Күз алдыгызга гына китерегез: бу якның уңган кызлары төн йокламыйча 150 килограмм күләмендә татлы-баллы чәкчәк пешергән. Ике көн буена пешерелгән бу милли ризык үзе бер сәнгать эшләнмәсен хәтерләтте. Безне мәртәбәле кунаклар итеп каршылап, районның оста куллы, моңлы тавышлы халкы белән таныштырып йөргән «Яшел үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Садыйковага аерым итеп ихлас рәхмәт! Илсөя апа – респект сезгә!

Яшел Үзән локациясенә кергәндә үк безне Зур Күлбаш авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Авылым җәүһәрләре» ансамбле каршылады. Әйткәндәй, бу чын бер гаилә ансамбле диярлек. Халык фольклорын пропагандалаган бу иҗат коллективын Гөлчәчәк Исмәгыйлева җитәкли. Гөлчәчәк ханым – мәдәният йорты һәм Авыл Советы җитәкчесе дә. Аларның Авыл көне бәйрәмнәре һәм башкасын күргәннәр, ишеткәннәр белә.

Ансамбль составында Гөлчәчәк ханымның апасы – «Тәртип» радиосы баш мөхәррире, танылган журналист Ризәлә Исмәгыйлева да бар:

Традицияләребезне, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу нык мөһим. Без моны яхшы аңлыйбыз, яңгыр астында да үзебезнең Сабан туен үткәрәбез. Бу бәйрәм өчен яңгыр явуы да – үзгә бер мәгънәгә ия. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып кабул итик табигать шартларын вә һава торышын, – диде безгә җаны-тәне белән туган авылы өчен янып-көеп, аны данлап гомер итүче коллегабыз.

Яшел Үзәннең Шырдан катыгы да – бик нык данлы! Аны эчеп карасаң, тәмнәре иреннәрдә кала! Олы Шырдан авылының мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова:

Болгар ханлыгының биләмәсе булып,

Күпне күргән Шырдан авылы.

Шул чорлардан бирле дан казанган

Чәшкәләрдә Шырдан катыгы!

1833 елда бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкин безнең Себер тракты буенча Казанга үзенең дусты Карл Фукс (Казан университеты галиме) янына килгәндә, Шырданда туктап, шушы катыктан авыз итә. Кабып карагач аптырый да: «Что за дивный напиток?» – дип әйтеп сала. Һәм менә шундый борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә Шырдан катыгының даны төшкәне юк. Аны безнең Фикрәт Табиев та бик яратып ашаган. Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә ханымга Шырдан катыгын алып төшеп бирә торган булганнар. Хәзер дә шулай, бөтен кунакларны атаклы Шырдан катыгы белән каршы алабыз. Үз районыбызда узган бер чара да Шырдан катыгыннан башка үтми, – ди ул.

Балык Бистәсе бизәге – Казаклар Чаллысы авылы керәшеннәре

Алга таба Балык Бистәсе районы мәйданчыгына тукталдык. Сабантуй – халыклар бердәмлеге белән сугарылган зур тантана. Мәсәлән, керәшеннәр әзерләгән, керәшен мәдәниятен һәм сәнгатен данлаган ишегалды әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп тора иде. Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы керәшеннәрен әллә кайдан ук танып алып була, җыр-моң, тәмле ризыклар… Бу як керәшеннәренең дан-шөһрәтле «Нур» ансамблен генә билгеләп үтү дә хак булыр. Әлеге район мәдәнияте үсешенә лаеклы өлеш керткән, күпсанлы чаралар үзәгендә кайнаган Сергей Новиков һәм фольклор иҗат коллективлары әгъзалары барчасын якты йөз, матур җырлар белән каршылап тордылар.

Телеңне йотарлык тәмле камыр ризыклары, төрлесеннән тәкъдим ителгән баллар һәркемнең күңеленә хуш килде. Афәрин, ныклап, күңел биреп әзерләнгәннәр. Әле яңарак кына Казаклар Чаллысы авылында шаулатып-гөрләтеп Чук милли бәйрәмнәрен үткәргән иде алар.

Виртуоз-курайчы Тимур Йосыпов: «Сабан туе тарихка, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли»

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни?! Шуны гына көткәндәй, яңгыр бераз ишүдән туктагач та, халык «Татмедиа» АҖ «Идел» журналы оештырган яшьләр мәйданчыгына ашыкты. Милли уеннар, ярышлар бихисап булды. Халык, чит ил вәкилләре дә шактый күп күзгә чалынды.

Һәркем милли ярышларда үзен сынап карарга ашыкты. Ә сез беләсезме, Россия Президенты Владимир Путин да 20 еллап элек Казан Сабан туенда Актанышлылар каршы алган милли уеннарда катнашып йөргән. Ә РФ беренче Президенты Борис Ельцин Арча Хезмәт туенда чүлмәк ваткан. Дәүләт җитәкчеләре дә безнең бәйрәм тантаналарын ничек үз итүләренең, яратканнарының күрсәтә бу вакыйгалар.

Ә сез үзәк мәйданга, төп сәхнәгә кергән җирдә «Башкортларның милли-мәдәни автономиясе – Татарстанда яшәүче Башкортларның Корылтае (конгрессы)» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Казанның «Залесный» мәдәният үзәге директоры Тимур Йосыповның ничек оста итеп курайда уйнап, кунакларны һәм тамашачылар каршылавын күрсәгез! Нинди виртуоз-курайчы бит!

Безнең барыбыз өчен дә бу иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт, тынычлык, яхшылык идеалларын үз эченә ала һәм туган телгә, тарихка, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли. Сабантуй мәйданы дуслар өчен очрашу урыны булып тора, үзенә бәйрәм мохите, спорт көрәше һәм халык уеннары рухы өсти. Башкорт халкы вәкилләре дә, иҗат коллективлары да елның-елында – Казан Сабан туе үзәгендә. Ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, басу-кырларыбызда игенчеләребезгә мул уңышлар белән ил табынын баету насыйп булсын, – диде әңгәмәдәш.

«Сабантуй – республикабызда иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе»

«Тынычлык» бистәсе каенлыгында Казан Сабан туе бәйрәмен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе Герое, «Алдынгылар хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов та тамаша кылды.

Сабантуй – республикабызда иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ул һәр муниципалитетта билгеләп үтелә. Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмебез уңаеннан котлыйм. Бу бик мөһим бәйрәм, чөнки икмәк булса, табыннар мул. Бүген безнең белән муниципалитетлар башлыклары, матур ишегаллары, артистлар, спортчылар һәм иң мөһиме – безнең белән барлык дусларыбыз. Сезгә, сезнең командага зур рәхмәт, Илсур Рәисович. Бергәләп БРИКС, АСЕАН саммитларын лаеклы итеп үткәрдек. Үзебезнең хезмәт нәтиҗәләребез белән горурланабыз һәм аларга шатланабыз. Монда казанлыларның зур хезмәте ачыктан-ачык күренә, – дип сәламләде халыкны Рөстәм Миңнеханов.

Быелгы яз табигатьне мул яңгырлары белән туендырды. Ә шулай да, игенчеләребезнең тырыш хезмәте булганга күрә үсентеләр матур итеп күтәрелде, көзге уңыш та озак көттермәс. Алга таба исә Сабантуй мәйданы уртасында урнашкан зур сәхнәдән моңлы, дәртле көйләр яңгырады һәм бәйрәм дәвам итте.

Сабантуй яме – көрәш келәменә дә барып тоташа әле ул. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп алды. Сабантуйның абсолют батырына «LADA Granta» автомашинасы бирелде.

«Тынычлык» бистәсендәге Хезмәт туен саннар белән исәпләгәндә: меңләгән кунак һәм тамашачы булды, төрле район-җирлекләр тәкъдим иткән 11 ишегалдын карап мәдәниятебезнең иң гүзәл гореф-гадәтләрен күрә алдык. «Сабантуй – алтын мирасыбыз» театральләштерелгән прологта 700ләп артист катнашты. Шулай ук популяр сәхнә йолдызлары булган Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Асаф Вәлиев һәм башкаларның чыгышларын тамаша кылу мөмкин иде.

Таш яуса да, яңгыр яуса да хезмәттә!

Журналист булып хезмәт кую – ул инде бер «чир», әмма рәхәт сырхау. Камера эшләми башлап микрофоннар яңгыр астында ватылса да, эфир чыкты. Аны сез «Одноклассники» социаль челтәрендәге «Интертат»ның рәсми төркемендә карый аласыз.

Сабан туе берникадәр арытса да, рәхәт, күңелдә онытылмаслык хатирәләр калдыра торган милли бәйрәм булды. Ошады, искә алып сөйләрлек вакыйгалар булды. Таш яуса да – журналист халык арасында булырга тиеш! Моңа мин көннән-көн инанам. Һәм бу дөрес сүзләр дә.

Ә инде күзәтү язмамны, Сабантуйлар котлы булсын да, ил-көнгә Ходай иминлек һәм бәрәкәт насыйп итә күрсен, дип тәмамлыйсым килә.

  • Казан Сабан туеның Тынычлык бистәсендәге локациясеннән фоторепортаж