Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиев катнаша
Бүген район мәдәният үзәгендә бишенче чакырылыш Балтач район Советының алтынчы утырышы уза.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Әсгать улы Ногаев, Марат Зөфәр улы Бохараев катнаша.
Утырышта Балтач муниципаль районының 2025 елгы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында Балтач муниципаль районы башлыгы, Балтач район Советы Рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы чыгыш ясады.
Фикер алышулар вакытында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаел улы, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Хәкимҗанов Айрат Рәшит улы, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы чыгышлары тыңланды.


