Украина Кораллы көчләре Брянскидагы торак йортка ракеталар белән һөҗүм иткән. Бер кеше һәлак булган, тагын алтысы зыян күргән. Бу хакта Брянск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Егор Ковальчук хәбәр итә.
«Украина Кораллы көчләре Брянск шәһәренең Совет районында торак йортка ракеталар белән һөҗүм итте. Хәзерге вакытта бер кеше һәлак булды, алты кеше зыян күрде. Алар хастаханәгә китерелде, һәммәсенә медицина ярдәме күрсәтелә», — дип язган Ковальчук социаль челтәрләрдә.

