Татарстан Рәисе Апаста дини-әхлакый өстәмә белем бирү йортын ачты

Татарстан Рәисе Апаста дини-әхлакый өстәмә белем бирү йортын ачты

Бүген Апас районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Районда истәлекле вакыйга — Апаста дини-әхлакый өстәмә белем бирү йорты ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, иганәче якташыбыз Рафик Заһретдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. 45 балага исәпләнгән дини-әхлакый өстәмә белем бирү йортында төрле төбәкләрдән килгән балалар яшәячәк һәм белем алачак. Алар Апас урта мәктәбендә гомуми белем алып, үзәктә дини-әхлакый юнәлештә өстәмә белем бирү программаларында шөгыльләнәчәк.

Фото Раис РТ
Автор фото: Ландыш Гайнуллина/ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов

Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 3000 квадрат метр тәшкил итә. Монда балаларның белем алуы, яшәве, ял итүе һәм төрле юнәлешләрдә өстәмә күнекмәләр үзләштерүе өчен барлык шартлар да тудырылган. Бина ерактан ук үзенең матурлыгы һәм үзенчәлекле архитектурасы белән игътибарны җәлеп итә. Милли бизәкләр белән бизәлгән заманча үзәктә уку кабинетлары, компьютер бүлмәсе, актлар залы, коворкинг урыннары, мастер-класслар үткәрү өчен махсус бүлмәләр, ашханә, медицина кабинеты, яшәү һәм хуҗалык блоклары урнашкан.

Автор фото: Ландыш Гайнуллина/ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Татар телен тирәнтен өйрәнүгә, чит телләргә, төрле һөнәри һәм практик күнекмәләргә аерым игътибар биреләчәк. Балалар кул эшләре белән шөгыльләнә, төрле мастер-классларда һәм иҗади чараларда катнаша алачак. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа уку йортының әһәмиятен билгеләп үтте.

“Хөрмәтле дин кардәшләрем! Нинди матур үзәк төзелде. Шушы изге эштә катнашкан барлык кешеләргә дә Ходай Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Безнең киләчәгебез — балаларда, яшьләр кулында. Мондый үзәкләр бик кирәк. Апас районы халкын чын күңелдән әлеге зур вакыйга белән котлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык телибез. Дөньялар тыныч булсын. Һәммәгезгә зур рәхмәт! — диде Рөстәм Миңнеханов.

Автор фото: Ландыш Гайнуллина/ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов
Автор фото: Ландыш Гайнуллина/ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов

Татарстан Рәисе бүләк итеп сертификат та тапшырды. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин үз чыгышында яңа уку йортының яшь буын тәрбиясендә мөһим урын тотачагын ассызыклады.

“Хөрмәтле кунаклар, райондашлар! Әлеге уку йорты — киләчәгебезнең нигезе. Балалар — республикабызның киләчәге. Үзәктә әхлакый тәрбиягә дә зур игътибар биреләчәк. Шатлыгыбыз икеләтә, чөнки бу вакыйга Пәйгамбәребезнең туган аена туры килә. Биредә белем алган шәкертләребез киләчәктә илебезнең горурлыгы булсыннар, — диде Айрат Җиһаншин.
фото Зиганшин А.Г.
Автор фото: Ландыш Гайнуллина / Апас районы башлыгы Зиганшин А.Г.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, проектны гамәлгә ашыруда катнашкан барлык кешеләргә һәм иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Тантанада иганәче якташыбыз Рафик Заһретдинов та чыгыш ясады. Аннан соң мәртәбәле кунаклар бинаның эчке өлеше белән танышты. Алар заманча шартларга, бинаның матур итеп җиһазландырылуына һәм балалар өчен тудырылган мөмкинлекләргә соклануларын белдерде.

фото
Автор фото: Ландыш Гайнуллина / «МИРАС» үзәге

Бинада уку кабинетлары белән беррәттән, компьютер бүлмәсе, төрле чаралар һәм мастер-класслар үткәрү өчен махсус заллар, медицина кабинеты, укытучылар һәм җитәкчелек өчен эш бүлмәләре бар. Балалар һәм педагоглар өчен уңайлы яшәү бүлмәләре дә каралган. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус җиһазландырылган бүлмә дә булдырылган.

фото МИРАС
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Бинаның подвал өлешендә хезмәт дәресләре үткәрү өчен бүлмәләр урнашкан. Барлык бүлмәләр дә санитар таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Дини-әхлакый өстәмә белем бирү йорты уңайлы урында урнашкан. Аның янәшәсендә Апас урта мәктәбе, кунакханә, спорт объектлары һәм ял паркы бар. Яңа ачылган үзәк яшь буынга заманча белем бирү, аларга дини-әхлакый һәм милли тәрбия бирү, сәләтләрен үстерү өчен мөһим мәйданчыкка әвереләчәк. Бу көн Апас районы тарихында истәлекле вакыйга булып калачак!