Чәчү кампаниясенә әзерлек техниканың төзеклеге белән генә чикләнми, хезмәт хакын да түләргә кирәк

Чәчү кампаниясенә әзерлек техниканың төзеклеге белән генә чикләнми, хезмәт хакын да түләргә кирәк

Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләгәндә механизаторларның хезмәт хакы мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте.

Чәчү кампаниясенә әзерлек — техниканың төзеклеге һәм ашлама белән тәэмин ителеш белән генә чикләнми. Иң әһәмиятлесе — хезмәт кешесенең социаль хәле, эш шартлары һәм башкарылган хезмәт өчен вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакы алу мәсьәләсенең хәл ителгән булуы.

Бүгенгә февраль ае өчен хезмәт хаклары буена исәп-хисапны япкан хуҗалыклар бар, кайберләре февраль өчен аванс түләгән. Әмма арада бары тик декабрь ае өчен генә хезмәт хакы биргән хуҗалыклар да очрый. Әлеге вәзгыять район җитәкчелеген дә борчый, алар тарафыннан бу мәсьәлә хуҗалык җитәкчеләре алдында да күтәрелде.

«АлмазАгроТрейд» холдингы составына кергән хуҗалыкларның механизаторлары һәм ремонтчылары хезмәт хакы күләменең район буенча уртача күрсәткеченнән түбән булуга ризасызлык белдерде. Бу мәсьәлә әлегә тулысынча хәл ителмәгән, шуңа күрә җитәкчелек тарафыннан өстәмә очрашулар үткәреп, уртак фикергә килеп, проблеманы оператив рәвештә чишү бурычы куелды.

Язгы кыр эшләре алдыннан һәр хезмәткәрнең хезмәте тиешенчә бәяләнергә һәм вакытында түләнергә тиеш. Әлеге мәсьәлә район җитәкчелеге контролендә кала.