2026 елның февралендә Казанда яңа төзелешләрдә фатирларның квадрат метрының медиан бәясе 259 мең сумга җиткән.
Бу хакта «Яндекс»ның фатирлар буенча тематик эзләү сервисы экспертлары нейрочелтәр ярдәмендә үткәрелгән анализ нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.
Квадрат метр бәясе буенча Казан Россиянең иң кыйммәтле миллионлы шәһәрләре өчлегенә кергән. Шәһәр бу рейтингта бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.
Беренчел базарда Казанда фатирның уртача тулы бәясе 14,4 миллион сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта уртача фатир мәйданы 57,9 квадрат метр дип бәяләнә.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, февраль аенда шәһәрдә квадрат метр бәясе 2,7 процентка арткан.
Казанда беренчел торак базарында фатирлар тәкъдиме дә сизелерлек арткан. Белдерүләр саны барлык сегментларда, бигрәк тә комфорт һәм бизнес-класста, күбәя башлаган.
Россиянең башка миллионлы шәһәрләрендә февраль аенда квадрат метрның медиан бәясе зур үзгәреш кичермәгән һәм 205 мең сум тирәсендә калган.
500 меңнән артык халкы булган эре шәһәрләрдә исә квадрат метр бәясе 0,5 процентка гына үскән һәм 178 мең сум тәшкил иткән.
Февраль нәтиҗәләре буенча квадрат метр бәясе иң югары булган шәһәрләр:
* Мәскәү — 535 мең сум
* Санкт-Петербург — 331 мең сум
* Казан — 259 мең сум
* Балашиха — 237 мең сум
* Түбән Новгород — 206 мең сум
Кайбер шәһәрләрдә бәяләр кимегән
Шул ук вакытта кайбер шәһәрләрдә яңа төзелешләргә бәяләр кимүен дәвам итә.
Иң зур кимү күзәтелгән шәһәрләр:
* Чиләбе — –2,6%
* Санкт-Петербург –1,9%
* Саратов –1,6%
* Уфа — 1,1%
* Новосибирск — 1,1%
Азрак кимү Красноярскта, Хабаровскта һәм Ярославльдә теркәлгән.
Экспертлар фикеренчә, мондый динамика торак базарының акрынлап тотрыклы халәткә кайта башлавын күрсәтә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



