Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, 2026 елның гыйнвар-февраль айларында мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлаган.
“Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 246 миллион сумга кимрәк. Димәк, мошенниклыкка каршы көрәш һәм профилактика чаралары эшли”, – диде ул. Билгеле булганча, былтыр республикада яшәүчеләр мошенниклар кармагына эләгеп 5,6 миллиард сум акчасын югалаткан.
