Арча районында юл һәлакәтендә зыян күрүче бар

Арча районында юл һәлакәтендә зыян күрүче бар

Сак булыгыз, Ашыкмагыз. Үзегезне саклагыз.

11 майда якынча кичке сәгать 7ләр тирәсендә 1962 елгы "Chevrolet Klan" автомобиле йөртүчесе, Югары Пшалым авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм юл һәлакәтенә юлыга

Хәрәкәт вакытында автомобильнең капоты ачылып китә, йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, юл кырыена төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөртүче күпсанлы тән җәрәхәтләре белән Арча үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Чыганак һәм фото: ДАИ бүлекчәсе