Казанда юл-транспорт һәлакәте 32 яшьлек ир-атның гомерен өзгән. Җәяүлене бәрдергән машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан, хәзер аны полиция хезмәткәрләре эзли.
Казанның Оховая урамындагы 1нче йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәтендә 32 яшьлек җәяүле һәлак булган.
Фаҗига 30 июль көнне кич белән теркәлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автомобиль йөртүче тизлек режимын бозган һәм юлның йөрү өлешендә тиешле урыннан чыкмаган 32 яшьлек ир-атны бәрдергән.
Алган җәрәхәтләрдән җәяүле ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.
Һәлакәттән соң автомобиль йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Хәзерге вакытта аны эзләү эшләре алып барыла.
Казан дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча барлык шартлар һәм вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Хокук саклау органнары шаһитлардан һәм вакыйга турында мәгълүматка ия булган кешеләрдән полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорый.



