Зур Ключи – Уразлы автомобиль юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте

Зур Ключи – Уразлы автомобиль юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән.

9 август кичендә Зур Ключи – Уразлы автомобиль юлында Renault Sandero юлдан чыгып, әйләнеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, һәлакәткә куркынычсыз тизлек сайламау һәм юлда транспорт чарасының урнашу кагыйдәләрен бозу сәбәп булган.