Илнат Фәрхуллин: «Гаиләбездә яңалыклар бар – бәби көтәбез»

Илнат Фәрхуллин: «Гаиләбездә яңалыклар бар – бәби көтәбез»

Җырчы Илнат Фәрхуллинга хәлләрен белешик, иҗади яңалыкларын сорашыйк дип кенә шалтыраткан идек, берочтан котларга да туры килде. Илнат белән Регина гаиләсендә бик тә мөһим вакыйга көтелә икән – алар тиздән әти-әни булачак!

«Тамашачыга яңалык күрсәтергә уйлыйм»

Илнат, хәлләрегез ничек? Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?

Гастрольләребез дәвам итә. Казанда биш концертыбыз үтеп китте, тагын ике концерт куясыбыз калды. Хәзер Башкортстан якларында йөрибез. Параллель рәвештә алдагы ел өчен яңа программа әзерлим, җырлар яздырам.

Икенче елга зур шәһәрләрне генә калдырырга дип уйлап торабыз. Бүгенге дөньяда шулай яхшырак булыр дигән фикергә килдек. Шулай ук күбрәк гаиләм белән буласым килә. Дөрес, бу планнар әле киләсе сезон өчен генә. Дөньялар тынычлангач, гастрольләр графигын яңадан киңәйтеп җибәрербез, районнарга, башка җирләргә дә чыга башларбыз. Командабыз да елдан-ел көчәя генә бара.

Киләсе сезонга концерт программамны икенче төрлерәк итеп әзерләргә, тамашачыга яңалык күрсәтергә уйлыйм. Моның буенча эш башланып китте инде. Әлегә репертуар өстендә эшлибез. Җырларымның да һәрберсен җиренә җиткереп, клиплар төшереп, ротацияләр белән чыгарасы килә.

Сезнең стилегез бик үзенчәлекле. Аны үзгәртү турында сүз бармыйдыр бит?

Юк, стиль, энергетика, харизма берничек тә үзгәрә алмый. Аның өчен кабат башка кеше булып туарга кирәктер. Үзгәрешләрне сәхнә бизәлеше, программа ягыннан кертәчәкмен.

Дөрес, бүгенге вакытта күңел бер дә тыныч түгел. Шушы хәлләр тизрәк төгәлләнсен иде дип телибез. Яңалыкларны гел карап, күзәтеп барам, тыныч кына узып китеп булмый. Кемнеңдер әтисе, кемнеңдер баласы бүген янәшәләрендә түгел. Бу хәлләр тормыш, яшәешнең һәр өлкәсенә кагыла, шул исәптән эстрадага да. Эш финанс мәсьәләсендә генә дә түгел. Хәзер халыкның кая да булса чыгып йөрисе килми, кәефе юк. Мин тамашачыларның кайберләре белән концерттан соң сөйләшәм, фотога төшкәндә дә аралашып алам. Күрсәтәселәре килмәсә дә, берсенең дә эче буш түгел – җанына тынгылык бирми торган уйлары бар.

Ләкин мин концертта бу авыр мәсьәләләрне күтәрергә яратмыйм. Чөнки тамашачы синең концертыңа энергия алу, онытылу өчен килә. Артист бөтен очракта да үз эшен эшләргә тиеш. Син бит сәхнәгә халыкның кәефен күтәрү, иҗатыңны күрсәтү өчен чыгасың. Безнең команда алдына да шундый ук бурыч куелган.

Сезнең иҗаттан тыш тагын ниндидер проектларыгыз бармы?

Башка проектларым юк, бары тик иҗат белән генә шөгыльләнәм. Хәзер – яңа җырлар иҗат итәсем килә. Тик җырларны иҗат итү – бер, ә аны тамашачыга ишеттерү бөтенләй икенче әйбер. Аларны язганнан соң тамашачыга ирештерү өчен дә күп көч куярга кирәк.

Минем моннан 8-10 ел элек язылган җырларым тора. Минем фикеремчә, алар уңышлы, яхшы җырлар. Хәзер, әкренләп, шуларны эшләтә башладык.

«Әти булачакмын»

Җылы якларда йөреп, ял да итеп кайттыгыз бугай шушы араларда.

Без инде ялларга елга бер генә барабыз, анысы да мөмкинлек булганда. Быелгы ялыбыз миңа бик ошады.Регинага да ял кирәк иде. Гаиләбездә яңалыклар бар бит – без бәби көтәбез.

Шулаймыни? Нинди зур бәхет! Чын күңелдән котлыйбыз Сезне, Илнат. Ниндирәк хисләр кичерәсез? Регина бу хакта сезгә ничек хәбәр итте?

Регина әллә нинди сюрпризлар ясап тормады. Чарада чыгыш ясап кайтып, ятып тора идём. Яныма килде дә: «Безнең бәби булачак», — диде. Мин инде берәр романтик рухта хәбәр итәр дип көткән булсам кирәк. «Ярар, молодец», — дидем. Шуннан соң гына аның нәрсә әйткәне башыма барып җитте (көлә). Әти булачакмын бит, минәйтәм!

Регина үзен ничек хис итә?

Регина үзен бик яхшы хис итә, Аллаһка шөкер. Гастрольләргә йөри, ләкин биеми инде. Безнең халык бик җылы кабул иткән «Әкиятем» дигән дуэтыбыз бар. Аны сәхнәдә бергәләп башкарабыз. Регина гастрольләргә әле апрельләргә кадәр йөрер дип торабыз.

Бәбигә исемнәр сайладыгызмы инде?

Исем уйланган, ләкин әлегә сер булып калсын.

Хәзер гаиләмә күбрәк вакыт багышлаячакмын дигәндә, Сез шушы яңалыкны күздә тотып әйткәнсез икән.

Әйе, өйдә, гаиләм белән буласым килә. Бәлки, аңынчы тормышлар да тынычланып куяр. Аннан безнең эштә барысы да төптән уйланып эшләнергә тиеш. Моңа да вакыт кирәк.

Тиздән абый-апа булачаклары турындагы хәбәрне балаларыгыз ничек кабул итте?

Алар зур бит инде, сөенделәр дип уйлыйм (көлә).

Бала үстергәндә Сез нинди тәрбия яклы? Олыларын үстергән тәҗрибәдән чыгып, хәзер икенче төрлерәк әти булачакмын дип уйламыйсызмы?

Аллаһы боерса, без ничек үстек, балабыз да шулай үсәчәк. Хәзер бит бала үстерүгә карата табибларның да карашлары икенче төрле. Тугач та су бирергә ярамый икән балага, тегене бирергә ярамый, моны ашатырга ярамый икән, диләр. Без ничек үстек икән соң алайса, дип уйлап куям кайвакыт. Әллә нинди яңа кагыйдәләр уйлап чыгаралар.

Ә инде тәрбиягә килгәндә, күбрәк янәшәләрендә буласы иде.

Сез йорт төзи идегез. Күчендегезме инде? Бәби яңа йортка кайтачакмы?

Күченсәк тә, өйнең эчендәге ремонт эшләре бетмәде әле. Барысы да башкаларныкы кебек үк (көлә). Әкренләп булыр, Аллаһы боерса, тырышырга гына кирәк.

Уңышлар сезгә, Илнат!