Сарманда бер йортны яшен суккан

Сарманда бер йортны яшен суккан

Кичә, табигать гарасаты нәтиҗәсендә, район үзәгендә урнашкан бер йортта янгын чыкты.

Күрүчеләр әйтүенчә, торакны яшен суккан. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.

Хуҗалар бу вакытта өйдә булмаганнар. Бернәрсәсез — яшәргә яраксыз йортсыз, киемсез, ризыксыз калган Марат һәм Фәнисә Гайфетдиновларга ярдәм кирәк.

Хөрмәтле җәмәгать, тамчыдан күл җыела, дигәннәр борынгылар. Кулдан килгәнчә, бәлага тарыган райондашларыбызга ярдәм кулы сузыйк. Игелек җирдә ятмас.