Татарстан Республикасы Цифрлар министрлыгы таксистларны алдауның яңа схемасы турында кисәтә.
Министрлык мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр таксига заказ бирә һәм юл өчен банк картасы номеры буенча түләячәкләрен әйтә. Аннары алар машина йөртүче белән элемтәгә кереп, имеш акчасыз түләүне башкару өчен, СМС аша килгән кодны һәм банк картасы мәгълүматларын хәбәр итүне сорый. Әгәр таксист бу хәйләгә ышанса, мошенниклар аның шәхси кабинетына кереп, акчасын урлый.
Бу схема банк картасы номеры буенча түләү кабул итүче башка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләргә карата да кулланылырга мөмкин.
Мошенниклардан ничек сакланырга?
-
Банк картасы номерын, CVC/CVV кодын, СМС аша килгән раслау кодларын һәм шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәгез. Клиенттан түләү алу өчен, гадәттә, Тиз түләүләр системасына (ТСП) тоташтырылган телефон номерын әйтү генә җитә.
-
Ашыгып карар кабул итмәгез. Шикле очракта якыннарыгыз яки хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез. Алар вәзгыятьне читтән бәяләп, мошенниклык билгеләрен вакытында күрергә ярдәм итә ала.
-
Банк кушымтасында чыгымнар һәм күчерүләр өчен лимитлар куегыз. Бу мошенникларга зур күләмдә акча урлау мөмкинлеген киметәчәк.



