Республикада «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының өченче сезонына әзерләнәләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Рәис ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте”нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Узган ел әлеге уеннарда 105 меңнән артык кеше катнашкан. Быел да шул чама булыр дип көтәләр.
Тимур Сөләйманов сүзләренчә, "Аҗаган" ул – проект яки чара гына түгел, ә буыннарны берләштерүче педагогик-тәрбияви эш формасы.
–Бу уенны безгә кадәр үк уйлап таптылар. Ул күп буын балалар, үсмерләрне берләштереп торды. Уеннар елдан-ел яңартыла бара, аны уздырганда яңа цифрлы технологияләр кулланыла. Укучылар гына түгел, студентлар да катнаша. Без исә вузлар студентлары өчен дә кетергә җыенабыз, – диде ул.
Уенда 7 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Кечкенәләр өчен – спорт уеннары, өлкәннәр өчен – тактик ярышлар, экстремаль шартларда яшәргә өйрәнү бу. Балалар башта мәктәп, район һәм республика ярышларында чыгыш ясый. Биремнәр арасында беренче ярдәм күрсәтү, тарих, кибер куркынычсызлык, спортка бәйле биремнәр дә бар. Катнашучылар хәрби белгечлекләр буенча, әйтик, БПЛА операторы, командир, военкор, штурмовик, медик, инженер-сапер һәм элемтәче булып ярышачак. Соңгысы быел беренче тапкыр кертелгән. Аларның бурычы – элемтә һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә катнашучылар арасында сыйфатлы хезмәттәшлек оештыру, мәгълүматны шифрлау.
Татарстанның иң яхшы командалары Оренбург, Волгоградта узачак ярышларда сыналачак. Узган ел Лаеш районының “Пираньи” командасыннан Зәринә Мостафина уенның округ этабы призеры булып танылган иде. Ул башкалар белән Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итте. Зәринә матбугат очрашуында “Аҗаган” уеннарында авырлыкларны ничек җиңүләре турында сөйләде.
Кайчан үтәчәк?
Гариза бирү (сайтта теркәлү): февраль – март;
Ил төбәкләрендә (сайлап алу, муниципаль, зональ һәм региональ этаплар): февраль – июнь;
Зуррак яшьтәгеләр өчен округ этабын үткәрү: июнь – август;
Финалны уздыру: август – сентябрь

