Россия Президенты Владимир Путин Казанда Россия – АСЕАН саммиты кырларында узучы Россия – АСЕАН эшлекле форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия бизнес бергәлекләренең һәм АСЕАН әгъза-дәүләтләренең әйдәп баручы вәкилләрен җыйган эшлекле форум аерым әһәмияткә ия, чөнки быел Россия-АСЕАН мөнәсәбәтләренә 35 ел тула.
"Бу вакыт эчендә без күп планлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупладык, тотрыклы элемтәләр урнаштырдык, шул исәптән Ассоциациянең эшлекле консультатив советы белән Россия – АСЕАН эшлекле советы арасында да, киләчәккә яхшы нигез булдырдык", – дип ассызыклады Президент.
Аның әйтүенчә, бүген безнең алда яңа бурычлар тора. "Алар арасында-ясалма фәһем нигезендә цифрлы продуктларны актив кертү,тотрыклы цифрлы платформалар булдыру. Энергетика һәм азык-төлек иминлеге, алдынгы технологияләр алмашу, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлеккә зур мөмкинлекләр ачыла. Шунысы мөһим, шул ук юнәлешләрдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Евразия икътисадый берлеге һәм форумда катнашкан башка берләшмәләр буенча партнёрларыбыз да эшли", — диде Президент.
Владимир Путин шулай ук Россия-АСЕАН саммиты карарлары үзара файдалы сәүдәне, инвестицияләрне, сәнәгать кооперациясен алга таба үстерү, эшмәкәрлек бергәлекләренең турыдан-туры диалогын киңәйтү мөмкинлекләрен тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерд



