Төп ставканың күтәрелергә мөмкин булуын әйттеләр

Россия Банкында күрсәтеп үтелгәнчә, инфляцияне тотрыклыландыру өчен төп ставканы күтәрү таләп ителергә мөмкин.

“Төп ставка буенча фикер алышу йомгагы”нда шул хакта әйтелгән, дип яза “ТАСС”. Документта билгеләп үтелгәнчә, икътисадның бүгенге хәленнән һәм инфляцияне максатчан күрсәткечкә кире кайтарырга кирәклегеннән чыгып фикер йөрткәндә, төп ставканың апрель аендагы фаразыннан зуррак булуы таләп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта Россия Банкында билгеләп үтелгәнчә, инфляция күрсәткечен яхшырту моңа кадәр төп ставканы киметүгә шартлар тудырган. Ләкин апрель ае утырышыннан соң килеп чыккан икътисадый шартлар акча-кредит сәясәтен йомшарту мөмкинлекләрен киметкән.