Татарстанда пассажирлар утырган автобус җиңел машина белән бәрелгән: зыян күрүчеләр бар

Бүген, 11 август көнне, Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булды. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, «Peugeot» җиңел машинасының 50 яшьлек йөртүчесе Алексеевск бистәсе ягына таба хәрәкәт иткән. Ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, пассажирлар утырган микроавтобуска юл бирмәгән, нәтиҗәдә бәрелешү килеп чыккан.

Татарстан Прокуратурасы тарафыннан бастырылган видеодан күренгәнчә, автобус юл читенә очып төшкән, ә җиңел машинаның алгы өлеше җитди зыян күргән. Ведомство хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына Алексеевск районы прокуроры Фәргать Шәйхетдинов чыккан, тикшерү эшләре башланган.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә автобустагы 18 пассажирның 13енә медицина ярдәме кирәк булган. Әлеге факт буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шулай ук куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.