Мартта йокы бозылу очраклары арта: табиблар моны ничек аңлата

Март аенда күп кешеләр йокысызлыкка зарлана, һәм бу очраклы түгел.

EGENY компаниясе эксперты Татьяна Молостова РИА Новости басмасына аңлатканча, организмның биологик сәгате кыштан соң үзгәрә, һәм яңа шартларга җайлашу вакытлы кыенлыклар рәвешендә йокы бозылуга китерергә мөмкин.

«Кешенең йокысы көн-төн алмашынуы һәм ел фасыллары белән синхронлашкан циркад ритмнарына буйсына. Әгәр көн яктысы тәэсир итмәсә, баш мие серотонин — активлык һәм мотивация гормоны — эшләп чыгаруны киметә, ә йокы гормоны мелатонин дәрәҗәсе арта. Мартта якты көн озынлыгы арта, бу гормональ ритмны үзгәртә», — дигән Молостова.

Кышын якты сәгатьләр азрак булганда, мелатонин дәрәҗәсе көндез дә югары булып кала. Бу даими йокымсырау, апатия һәм физик активлык кимүгә китерә. Язның беренче айларында организм бу үзгәрешләргә җайлашырга омтыла, һәм йокы бозылу гадәти физиологик хәл булып тора. Күп очракта бу адаптив процесс медикаментоз дәвалауны таләп итми.

Татьяна Молостова билгеләгәнчә, мартта йокыны нормальләштерү өчен түбәндәге ысуллар файдалы:

* Бер үк вакытта уяну һәм йокыга китү режимын саклау;

* Көн дәвамында даими физик активлык;

* Йокыга ике сәгать кала телефон һәм компьютердан баш тарту;

* Йокыга киткәнче яктылыкны киметү һәм тыныч шартлар булдыру.

«Организмга үзгәрергә берничә көн кирәк. Әгәр дә йокыны мөстәкыйль торгызу мөмкин булмаса, табиб-сомнологка мөрәҗәгать итү киңәш ителә», — дип йомгаклаган эксперт.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.