Казанда мәктәп ашханәләрен яңарту эшләре дәвам итә. Уку елы башына шәһәрнең 11 мәгариф учреждениесендә капиталь төзекләндерү чаралары тәмамлана. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Совет районының 180 нче гимназиясендә ремонт эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
Хәзерге вакытта уку йортында яңарту эшләре 70% ка башкарылган.
180 нче гимназия 2017 елда файдалануга тапшырылган. Төп эшләр 360 квадрат метр мәйданлы җитештерү цехында башкарыла.




