Эссе көннәрдән соң республикага яңгырлар һәм салкынча һава килә.
27 июль кичендә һәм 28 июль төнендә кыска вакытлы яңгырлар күбесенчә республиканың көнбатыш районнарында көтелә. 28 июль көндез исә явым-төшем Татарстанның барлык районнарын да колачлаячак. Урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы һәм җилнең секундына 18–23 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Төнлә һава температурасы +16...+21 градус, республиканың көнчыгышында +24 градуска кадәр булачак. Көндез исә +23...+28 градуска кадәр җылытачак, көнчыгыш районнарда +31 градуска кадәр җитәчәк.
29 июльдә төнлә явым-төшем көтелми. Әмма көндез атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, көньяк-көнбатыш районнарда яшенле яңгырлар яңадан башланырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15–20 метрга кадәр җитәчәк, боз явуы да ихтимал. Төнлә температура +14...+19 градус, көндез +25...+30 градус булачак.
30 июльдә республика циклон йогынтысында калачак. Татарстан буенча уртача һәм көчле яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар фаразлана. Төнлә һава +14...+19 градус, көндез +19...+24 градус булачак.
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, 31 июльдә һәм 1 августта да һава торышы тотрыксыз сакланачак. Вакыт-вакыт яңгырлар явачак. 31 июльдә көндез +19...+24 градус, ә 1 августта +22...+27 градус җылы булыр дип көтелә.


