Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган Олы Арташ авылы егете Зөлфәт Ахуновны соңгы юлга озаттылар
Хушлашу мәрасимендә Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, Зөлфәтнең бергә хезмәт иткән дуслары, авылдашлары килде.
Зөлфәт Илшат улы Ахунов (07.01.2004 елгы) хәрби хезмәткә контракт буенча алына. 2026 елның 14 гыйнварында аның геройларча һәлак булуы турында хәбәр алына. Өйләнмәгән, авылда Зөлфәтнең әнисе, 5 сеңлесе бар. Әнисе Лилия ханым «Улымны хөрмәтләп килгәнегез өчен барыгызга да Аллаһының рәхмәте яусын. Зөлфәт алты баламның иң олысы, биш кызга бер малай иде….Урыны җәннәттә булсын» дип, күз яшьләре аша озатырга килүчеләргә рәхмәтләрен ирештерде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та Зөлфәтнең әнисенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашты: “Махсус хәрби операциядәге егетләребез арасыннан иң яшь егетебезне югалттык. Алар безнең якты киләчәгебез өчен шәһит киттеләр. Геройларыбызны һәрвакыт искә алып, горурланып яшик. Бу афәт тиздән төгәлләнеп, калган егетләребезгә исән-сау кайтырга язсын иде”- диде.
Зөлфәт Ахунов Олы Арташ авылы зиратында җирләнде. Гомеренең соңгы көненә кадәр Ватанына тугры калган батыр егетебезнең якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

