Магадан өлкәсендә ата-аналар сабыйларын балалар бакчаларына йөртү өчен акча түләүдән азат ителгән. Биредә балаларның җәйге лагерьлары да түләүсез эшли, дип яза «Российская газета».
Төбәк губернаторы Сергей Носов хәбәр иткәнчә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны карауга бюджеттан түләнеләчәк.
Балалар бакчалары 1 марттан бушлайга әйләнгән.
«Төбәк бюджеты барлык чыгымнарны үз өстенә алачак. Гаиләләргә акча чыгымын киметеп, 8 Мартка бик шәп бүләккә әйләнәчәк бу», – дип билгеләп үткән Носов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



