Рөстәм Миңнеханов: «Әйләнә-тирә мохитне саклау безнең өчен өстенлекле мәсьәлә булып тора»

Бүген Иннополисның Попов ис. технопаркында Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәйтелгән утырыш узды. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар, аның кысаларында экологик йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән заманча технологик карарлар, шулай ук нефтьле, полимерлы, төзелеш калдыкларын зарарсызландыру һәм имин утильләштерү технологияләре тәкъдим ителде. Шулай ук үз проектлары турында яшьләрнең экологик хәрәкәтләре вәкилләре сөйләде.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров үзенең нотыгында 2025 елга йомгак ясады. Идарә эшчәнлеген Татарстан Республикасы, Марий Эл һәм Чуваш Республикасы территорияләрендә алып бара. Йөкләнгән вәкаләтләрне өч төбәктә 100 хезмәткәр гамәлгә ашыра, шул исәптән 74е – Татарстанда. Аналитик эшчәнлекләрен Росприроднадзорның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре — Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы буенча лаборатор анализлар һәм техник үлчәүләр үзәкләре алып бара. Территориаль идарә һәм ЦЛАТИ Казан, Түбән Кама, Чабаксар һәм Йошкар–Ола шәһәрләрендә урнашкан.

Идарә тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру, түләүләрне административлаштыру, статистик хисап кабул итү эшчәнлеге алып барыла. Федераль проектларны гамәлгә ашыруга контроль һәм мониторинг үткәрелә. «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында төзелгән чистарту корылмаларында контроль чаралар дәвам итә.

Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Росприроднадзор тарафыннан техника, лаборатория җайланмалары, автотранспорт сатып алу һәм биналарга капиталь ремонт ясау өчен 367,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау объектлары реестрына федераль күзәтчелектә булырга тиешле 4 меңнән артык объект кертелгән. 2025 елда Идарә тарафыннан 1158 контроль чара уздырылган, 3400дән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән, 46 меңнән артык хисап кабул ителгән.

Хисап елында 1510 административ эш кузгатылган. Явызларча хокук бозучыларга әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча 5,3 млрд сумлык 175 зыян китерелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә лицензияләрне вакытыннан алда туктатуга 46 материал җибәрелгән. Хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә.

2025 елда 3368 кисәтү игълан ителгән. 2026 елга 114 объектта мәҗбүри профилактик визитлар планлаштырылган. 2025 елда 104,8 млн сумлык зыян түләтелгән. 2024-2025 елларда Казан, Менделеевск һәм Әлмәт районнары бюджетларына китерелгән зыяннар капланган.

Сәнәгать иминлеге һәм экологияне саклау буенча башкарыла торган эшләр турындагы нотыклар белән республиканың эре предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсендә халыкның зкологик иминлеген тәэмин итү буенча төбәкләрнең сәнәгать предприятиеләре һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән системалы багланышлар корылган.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан нефть сәнәгатендә, нефть химиясендә, нефть эшкәртүдә һәм машина төзелешендә гадәттәгечә көчле позициягә ия. Узган ел йомгаклары буенча республикада 34 млн тоннадан артык нефть чыгарылган, 24 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы 110%ка якын тәшкил итте. 6 трлн сумнан артык продукция төяп җибәрелгән, тулаем төбәк продукты күләме – 5,73 трлн сум. Төп капиталга инвестицияләр күләме 1,65 трлн сумнан артып киткән. «Бу шартларда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле һәм игътибар үзәгендә тора», — диде республика Рәисе.

Ул Россия Президентына һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Татарстанда экологик инициативаларны хуплаулары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Соңгы 30 елда тулаем төбәк продукты 3 мәртәбә арткан вакытта Татарстан атмосферага чыгарып ташлауларны 25,6%ка һәм пычранган су чыгаруны 68%ка киметә алган. 8 ел эчендә Татарстанда 107 млрд сумлык 1362 табигатьне саклау чарасы үткәрелгән. Атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметү өчен республикада электр зарядкалау инфраструктурасы челтәрен киңәйтү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча эш дәвам итә.

Узган елда ил Президенты Владимир Путин Указга кул куйды, анда 2035 елга парник газларын чыгаруны 1990 ел дәрәҗәсенә карата 65-67%ка кадәр киметү, Россиянең 2060 елга углерод нейтральлегенә ирешүе каралган. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу юнәлештә 2021 елдан климат сәясәте һәм декарбонизация мәсьәләләре буенча эшче төркем эшли. 2050 елга углерод нейтральлегенә ирешү чаралары планы һәм климат үзгәрешләренә җайлашу планы эшләнде. Аларны гамәлгә ашыру сәнәгатьне алга таба модернизацияләү һәм икътисадның климат куркынычларына карата тотрыклылыгын арттыру өчен тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Иң актуаль бурычлар арасында Рөстәм Миңнеханов халыкны сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү, сәнәгать һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, элек пычранган җирләрне рекультивацияләү мәсьәләләрен билгеләп үтте. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе аерым игътибар таләп итә, анда төп мәсьәләләр саклана: фактта эшкәртүнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, сортларга аеру һәм тирән эшкәртү куәтләренең кытлыгы.

„Татарстанлыларның экологик культураны формалаштыруга ярдәм итә торган, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыра торган «Экология – һәркем эше» премиясендә актив катнашуы сөендерә. Гражданнарның экологик бурычларны хәл итүдә катнашуы – әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһим шарты», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Светлана Радионова үз чыгышында эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, алар арасында җир асты байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану, калдыклар белән эш итү өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттыру, су ресурсларын саклау, предприятиеләр белән профилактик эшне киңәйтү.

Ахырда Татарстан Рәисе һәм Росприроднадзор җитәкчесе республика һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук Светлана Радионова һәм КФУ ректоры Ленар Сафин Росприроднадзор һәм югары уку йорты арасында экологик агарту һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үстерү өлешендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.