Кирлегәч авылында гомер итүче Фатыйх Газыймҗан улы Җиһангиров шушы көннәрдә юбилеен каршы алды.
Сугыш чоры баласы ул. Кечкенәдән туган авылында колхозда эшли.
Сугыштан соң машина йөртүче булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Әмма пенсиягә чыккач та хезмәт эшчәнлеген дәвам итә – телевышка каравылчысы булып урнаша.
Фатыйх Газыймҗан улы ике тапкыр өйләнгән, беренче хатыны да, икенче хатыны да вафат. Биш ул үстергән, шуларның өчесе бүген исән. Ветеранның 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар, алар аның янына даими килеп, сөендереп торалар.

