Чирмешән студентлары Камчаткада балык заводында эшләгән

Чирмешән студентлары Камчаткада балык заводында эшләгән

Чирмешән аграр техникумының 10 студенты каникул вакытында Камчаткада акча эшләп кайтты.

-Студентлар каникулларын бушка уздырмый. Техникумның 10 студенты студент отряды белән Камчаткага эшкә барды, алар балык эшкәрү заводында эшләгән, — диде техникум директорының уку эшләре буенча урынбасары Елена Емельянова. – 10 студентыбыз үткән уку елында Казан авиация заводы белән максатчан килешү төзеде. Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге үзләштерүче егетләребез практикаларын шунда узалар. Завод аларга ай саен 10ар мең сум степендия түли. Ә укуын тәмамлап, диплом алган егетләр әлеге заводта эшләргә тиеш булалар.

Чирмешән аграр техникумы яңа уку елына студентлар кабул итә.

  • Яңа уку елында һөнәр үзләштерергә тагын 50 егет һәм кыз килүе көтелә, уку йортына шундый план куелган. Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлегенә – 20, Повар һәм кондитер эшенә – 20, коррекцион төркемгә пешекче һөнәренә 10 студент кабул ителә.

Техникумда 40 кеше эшли, 13 укытучы һәм дүрт мастер студентларны һөнәргә өйрәтә.

Үткән уку елында техникумда 176 студент укыган, шуларның 46сы һөнәр үзләштереп кулына диплом алган. Уку йортын тәмамлаган ике егет укуларын — хәрби танк училищесында, тагын икесе югары уку йортында дәвам итә. Һөнәрле ике егет армия хезмәтенә чакырылган, ә тагын икесе, хәрби комиссариат аша, ДОСААФта укый. 34 егет һәм кыз үзләштергән һөнәрләре буенча эшли, дүрт яшь кеше, сәламәтлеге белән бәйле, әлегә эшкә урнашмаган.