Россия Мәгариф министрлыгы IX сыйныф укучыларына тарихтан телдән имтихан тапшыру өчен биремнәр әзерләргә кереште. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән«Татар-информ» хәбәр итә.
Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, контроль үлчәү материаллары модельләре инде әзерләнә. Алар тарих буенча дәүләт дәреслекләре эчтәлегенә нигезләнәчәк. Һәр IX сыйныф укучысы өйрәнелә торган материалдан алынырга тиешле төп дәресләргә һәм нәтиҗәләргә игътибар итә алыр дип көтелә.
Шулай ук ведомствода яңа имтихан үткәрү вакытын билгеләргә ниятлиләр.
Элегрәк ведомство башлыгы Сергей Кравцов 2027-2028 уку елыннан Төп дәүләт имтиханы алдыннан IX сыйныфта тарихтан телдән имтихан кертеләчәк, дип белдергән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



