Россия Герое безнең районда (фоторепортаж)

Россия Герое безнең районда (фоторепортаж)

Бүген районга эшлекле сәфәр Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.

Ул муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин озатуында “Киләчәк” яшьләр үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты, Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендәге “Яшь армия” әгъзалары һәм социаль юнәлештә эшләүче оешма җитәкчеләре, белгечләре белән очрашып сөйләште.