Махсус хәрби операция зонасындагы мөселман хәрбиләр уразаны вакытлыча тотмауга хокуклы.
Казанның Кабан аръягы мәчете имамы Хөсәен Зөфәров “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Асылда мөсафирлар (юлчылар) булып торганлыктан, аларга уразаны вакытлыча тотмау рөхсәт ителә”, – дигән Зөфәров. Ул ураза тотмыйча калган көннәрне Рамазан аеннан соң исәпкә алырга кирәклеген өстәгән. “Шулай ук сәламәтлеккә чын-чынлап куркыныч янаганда яки бик авыр булганда авыз ачарга ярый, әмма соңыннан ураза тотмый калган көннәрне капларга кирәк булачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә имам.
Исегезгә төшерәбез: Рамазан ае быел 19 февральдән башланып, 19 мартка кадәр дәвам итәчәк.


